Олы Тиләҗе авыл клубында яшьләр белән "Наркотикларсыз тормыш, сәламәт тормышны сайла" дигән темага әңгәмә үтте. Кешелек дөньясы каршында иң куркыныч афәт - наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Яшьләр үзләренең танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзләрен ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр. Әңгәмә ахырында яшьләр волейбол уйнадылар.