11 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гыйльметдинова Мәдинә кече яшьтәге мәктәп укучыларының «Мин - эзләнүче» дип исемләнгән тикшеренү һәм проект эшләренең район конкурсында катнашты. «Кеше белеме» юнәлеше буенча Мәдинә 1 урынны яулады. Укучыны башлангыч сыйныф укытучысы Шогаепова Р.Р. әзерләде. Җиңүчеләрне котлыйбыз.