Кечкенәдән юл хәрәкәте иминлеге нигезләре кагыйдәләрен белү, күп кенә бәла-казалардан саклап калырга мөмкин. Дөрес, укучылар инде балалар бакчасыннан ук юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә. Әлеге уңайдан Баландыш төп мәктәбендә дә төрледән-төрле чаралар еш үтеп тора. Мисалга бүген мәктәптә “Юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырылды. Чарада ДБУның Саба районы бүлеге начальнигы Ягафарова Гузель Назифовна үтемле итеп чыгыш ясады.