2022 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге» муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениясе базасында Татарстан Республикасы укучылары арасында авиамодельләштерү буенча «Импульс – 2022» Республика ярышлары узды. Балалар иҗат үзәге укучылары, өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Р.Р. җитәкчелегендә әлеге ярышларда актив катнаштылар.