14 март көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында “Татар егете - 2022” районкүләм конкурсы үтте.

2022 елның 15 марты, сишәмбе

14 март көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында “Татар егете - 2022” районкүләм конкурсы үтте.

Конкурста барлыгы 11 мәктәптән 8,9,10 сыйныф егетләре катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

“Уңган егет” номинациясендә Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гыйлметдинов Әмир;

“Сәләтле егет” номинациясендә Үзәк урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хәсәншин Ренат;

“Зыялы егет” номинациясендә Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Галләмов Мурат;

“Сөйкемле егет” номинациясендә Сауш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Садриев Расих;

“Зирәк егет” номинациясендә Шәтке урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мөхәммәтханов Альмир;

“Моңлы егет” номинациясендә Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Нигмәтҗанов Данияр;

“Батыр егет” номинациясендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гыймадиев Илүс;

“Җитез егет” номинациясендә Алан урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хадиев Раил;

“Баһадир егет” номинациясендә Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Дәүләтшин Илназ;

“Иҗади егет” номинациясендә Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сафиуллин Илмир җиңү яуладылар.

“Татар егете - 2022” исеменә Олы Нырсы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Әмир лаек булды!

Барлык егетләрне зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International