14 март көнне Иске Җөри авылында районкүләм “Татар егете – 2022” бәйгесе үтте. Биредә 11 мәктәптән егетләрнең иң-иң асыллары катнашты. 11 егет, 11 катнашучы, 11 үз-ара көч сынашучы! Алар зур горурлык белән сәхнәдә үзләренең мәктәп данын яклады. Баландыш төп мәктәбеннән әлеге мәртәбәле конкурста 9 нчы сыйныф укучысы Галләмов Мурат катнашты. Мурат үз осталыгын өч номинациядә күрсәтте. “Визитка”, “Сорау-җавап”, “Иҗади бирем” номинацияләрендә Мурат һәм аңа көч бирүче сыйныфташлары зур осталык белән башкарып чыкты! Афәрин! Конкурс нәтиҗәләре буенча Мурат Галләмов “Иң зыялы егет” номинациясендә җиңүче дип танылды! Котлыйбыз! Муратка алга таба да уңышлар теләп калабыз!