Дару чималы җыю

2022 елның 18 марты, җомга

Каен һәм нарат бөреләре борынгыдан күптөрле авыруларны дәвалаганда файдаланыла. Бөреләрен җыю өчен иң кулай вакыт- март, апрель айлары. Кече Кибәхуҗа мәктәбендә март башыннан бөре җыю акциясе игълан ителде. Эшне башлар алдыннан сыйныф җитәкчеләре укучыларга бөре җыю тәртибен яхшылап аңлаттылар һәм табигатькә сак караш  кирәклеге турында искәрттеләр. 4-8 сыйныф укучылары бу эштә аеруча активлык күрсәтте. Бөре җыю дәвам иә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International