“Интернет: аның уңай һәм тискәре яклары” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды.

2022 елның 18 марты, җомга

   Баландыш авыл китапханәсендә 12 нче март көнне цифрлаштыру елы  уңаеннан өлкәннәр белән “Интернет: аның уңай һәм тискәре яклары” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Интернет кеше тормышына чагыштырмача күптән түгел генә килеп керде һәм үзенең ныклы урынын алып та өлгерде. Күбебез тормышында  интернет мөһим роль уйный. Аның  уңай яклары белән беррәттән тискәре яклары да бар. Интернетны куллануның мөһим өстенлекләренә түбәндәгеләр керә: реаль вакытта аралашу, хезмәт эшләрен гадиләштерү, азык-төлек сатып алу һәм өйдән чыкмыйча түләүләр түләү һ. б. Интернетның тискәре ягы булып ялган мәгълүмат алу ихтималы тора. Бу кулланучыларны адаштырырга һәм кайбер очракларда хәтта аларга зур зыян китерергә мөмкин. Интернет челтәре, шулай ук, тере аралашу кыйммәтен югалтуга этәрә. Катнашучылар белән болар һәм башка борчыган сораулар турында сөйләшенде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International