Инглиз теле укытучысы Исмайылова Алия Ислам кызы үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 4 нче сыйныфта ачык дәрес күрсәткәннән соң, мастер-класс үткәрелде.
Түгәрәк өстәл артында республика дәрәҗәсендәге конкурсларда һәм конференцияләрдә катнашу, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен инглиз телендә муниципаль иҗади конкурс әзерләү һәм үткәрү, педагогик аттестациягә әзерлек мәсьәләләре каралды.