"Бергә тапшырабыз. Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне"

2022 елның 18 марты, җомга

2022 елның 18 мартында 13.00 сәгатьтә Теләче урта мәктәбе базасында (ППЭ 5001) "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясен оештыру һәм үткәрү планлаштырыла. "Математика" предметы буенча ата-аналар арасында БДИ тапшыру планлаштырыла. Төп бурыч – агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарын 2022 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрү технологиясе һәм процедурасы белән таныштыру. Акциядә катнашу өчен муниципаль район җитәкчелеге, мәктәпне тәмамлаучыларның ата-аналары, җәмәгать эшлеклеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International