Тимераякта шуу бер үк вакытта барлык яшьтәге балалар өчен дә ял итү һәм спорт белән шөгыльләнүнең менә дигән ысулы булып тора. 15нче март көнне Теләче "Арена" боз сарае үз бозында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә шуу мөмкинлеген бирде. Кайбер балалар бозга беренче тапкыр чыкты, аларга тимераякта беренче адымнарын ясарга тәҗрибәле тренер Җәләлиев Р.Ф. ярдәм күрсәтте. Бозда шуудан балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, ә иң мөһиме-сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тартылуга беренче адымнарын ясадылар.