15 нче март көнне Саба муниципаль районының МБГУ «Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты» базасында өстәмә белем бирү педагоглары өчен стажировка булып узды. Әлеге стажировкада Балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы Солонцов М.А. катнашты. Стажировканың темасы: "Техник олимпиадаларда һәм фәнни-техник бәйгеләрдә катнашуга әзерлек кысаларында укучыларның проект эшчәнлегендә компьютердан һәм интернеттан файдалану". Стажировкада катнашучылар укучылар өчен заманча технологияләрне ничек кулланырга, бәйгеләргә һәм олимпиадаларга ничек әзерләнергә кирәклеге белән таныштылар.