Янгын вакытында эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде./

2022 елның 18 марты, җомга

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәве - балалар гаепле булып кала торган янгыннарның төп сәбәпләренең берсе. Аны җиңү өчен билгеле бер белемнәр һәм күнекмәләр кирәк. Безнең Олы Мишә балалар бакчасында янгын куркынычын кисәтү һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү даими рәвештә оештырыла. Кичә, 16март көнне,  балалар бакчасында янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде,  Практик күнегүләр башланыр алдыннан тәрбияче  балалар белән теоретик дәрес үткәрде. Аның барышында балаларга янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре  искә төшерелде. Хезмәткәрләр янгын сүндергеч белән критик ситуациядә эшләү күнекмәләрен һәм белемнәрен ныгыттылар.Аннан соң эвакуация  үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International