“Ут белән шаярма”

2022 елның 18 марты, җомга

Утның  куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында балаларга  әти-әни өйдә,ә балалар бакчасында тәрбияче сөйләргә тиеш. Бүген,безнең Лесной балалар бакчасында “Ут белән шаярма” дигән темага әңгәмә булды. Иң беренче янгынны булдырмау өчен бөтен таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеген әйтте. Бала кечкенәдән үк нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен  аңлап үсәргә тиеш. Шырпы, электр җиһазларына тимәскә кирәклеген аңлатты. Тәрбияче әңгәмә вакытында  балаларны өстәмә чыгу ишекләре һәм огнетушитель белән таныштырды. Янгын чыккан вакытта якында гына урнашкан ишектән чыгарга, ләкин балалар тәрбияченен, я булмаса башка  олы кешенең әйткән сүзен тынларга тиеш икәнлеген исләренә төшерелде. Әңгәмәдән соң, балалар үзләренең белгәннәре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International