«ЛОГИКОН» республика онлайн-викторинасы

2022 елның 18 марты, җомга

16 март көнне «Балалар иҗат үзәге» укучылары өстәмә белем бирү педагогы          Солонцов М. А. җитәкчелегендә мәктәп укучылары өчен уздырылучы цифрлы грамоталылык буенча «ЛОГИКОН» республика онлайн-викторинасында  актив катнаштылар. Әлеге викторина «Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе белән хезмәттәшлек турында килешүләр кысаларында үтте. Викторинаның максаты - цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен билгеләү һәм мәктәп яшендәге балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү. Викторина нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International