16 март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм Халыклар сәнгате һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан “Мөнәҗәтләр - хәтер бизәге” дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үткәрде. «Халкым җәүһәрләре», «Дин: тамырларга кайту» күргәзмәләренә күзәтү ясалды, бәетләр язучы авылдашларыбызның иҗаты белән таныштырылды, Мөнәҗәтләр халкыбызның буыннан-буынга тапшырып, тупланып килгән иң тирән кичерешләрен бүгенге көнгәчә китереп җиткерделәр. Мөнәҗәтләрнең искиткеч моңлы көйләре беркемне дә битараф калдырмыйлар, уйларга мәҗбүр итәләр, йөрәкләребезне халыкның бай мирасы белән бәйлиләр. Халык җәүһәрләре булган мөнәҗәтләрне көйләүче - Флюра Галәвиева, Нурлыбаян Хәбибуллина, Илһамия Вәгыйзова, Рузилә Гомәроваларның чыгышлары күңелләргә үтеп керде. Н.Хәбибуллина, Х.Рәхимова укуындагы Коръән аятьләрен сокланып тыңлады. Кичә сый-нигъмәтле табын артында дәвам итте. Кунаклар хуш исле чәй, тәмле пироглар һәм бәлеш белән сыйлады.