Татарстан Республикасында "2022 ел - Цифрлаштыру елы" дип игълан ителде. Цифрлаштыру – бүгенге заманның аерылгысыз өлеше булса да, икенче яктан безнең өчен чагыштырмача яңа күренеш. Шул уңайдан 17 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Компьютерга өйрәнәбез” дигән исем астында өлкәннәрне компьютерга өйрәтү буенча дәрес үткәрделәр. Компьютер белеме нигезләренә төшенергә теләгән өлкәннәр китапханәгә килделәр. Аларга компьтер нигезләрен китапханәче өйрәтте. Ул өлкәннәргә файл ачарга, хәреф җыярга һәм файлны саклап куярга өйрәтте. Алар кызыксындырган сорауларын бирделәр. Өлкәннәребезне компьютерга өйрәтү ел буена дәвам итәчәк.