17 март көнне Субаш авыл клубында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында "Халык традицияләрен саклыйбыз"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Шулай ук чарада катнашучыларны халык җырлары белән таныштырдылар һәм керәшеннәрнең халык биюләрен башкару үзенчәлекләре буенча мастер-класс үткәрделәр. Керәшеннәр биюе үзенчәлекле. Анда бер генә бию дә, бер генә халык та булмаган элементлар очрый. Бию техника планында гына түгел, ә характерны тапшыру планында да катлаулы.