17-19 март көннәрендә Арчада «Созвездие-Йолдызлык - 2022» фестиваленең зона этабы узды. Фестивальдә 3 көн дәвамында Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау районнарыннан яшь артистлар чыгыш ясады. Районыбызның талантлы балалары да Арча мәдәният йортында сәхнә түрен балкытты.