17 март конне Сауш авылы мәдәният йортында "Витаминнар иле" темасына сәламәт яшәү рәвеше чарасы узды. Төрле яшьтәге ханымнар табиб-терапевт белән очрашты. Чара сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә һәм проблемаларына багышланган иде. Очрашу үлән чәе артында әңгәмә белән дәвам итте.