“Сихри су көне”

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

22 март - Бөтендөнья су чыганаклары көне. Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Ә сулыклар - барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Укучыларда су турындагы белемнәрне арттыру, суның әһәмиятен һәм кулланылышын күрсәтү, суга сакчыл караш тәрбияләү уңаеннан 19 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә  “Сихри су көне” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Практик өлештә укучыларга матур теләкләр әйтеп су эчәргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International