"Сыерчыкка бүләгем"

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Җиргә яз килеп тә җитте. Яз җиткәнен сизеп, җылы якларга киткән кошларыбыз да кайта башладылар. Барыбыз да сагынып көткән сыерчыклар тиздән кайтып та җитәрләр. Аларның кайтуын аеруча бала-чага көтәдер мөгаен.

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм әйлән-тирә мөхитне саклауга җәлеп итү максатыннан Максабаш мәдәният йортында 14 - 20 март аралыгында "Сыерчыкка бүләгем" дип исемләнгән  акция уздырылды.Акция барышында балалар әтиләре, абыйлары белән берлектә канатлы дусларына берсеннән-берсе матур оялар ясап элделәр.

 Сыерчыкларга исә килгәч күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды. Кошларга карата битараф булмаган, акциядә актив катнашкан барлык балаларга да рәхмәт  җиткерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International