”Кошларым, кошкайларым”

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

     Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти.  Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы  кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максаты белән 20 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре ”Кошларым, кошкайларым”дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар.  Алар бик тырышып үзләре яраткан кошларның  кәгазьгә төшерделәр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International