2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Аның максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын күпкырлы саклап калу.Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы кысаларында Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният хезмәткәрләре "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор кичә уздырды.Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны балаларга җиткерү, җыр-биюләр һәм уеннар аша татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан оештырылды әлеге кичә.