Айдарда "Нәүрүз" бәйрәме

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

19 март көнне Айдар авылы мәдәният йорты каршында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы тырышлыгы,  Теләчеинформ командасы, шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә  оештырылды. Бәйрәм өчен зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. "Нәүрүзсылу һәм  "Кыш Бабай"бәйрәмнең чын хуҗалары булды. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырлап, биеделәр, халык уеннары, конкурслы ярышлар  уйнадылар.Чара ахырында иң кызыклы бәйге- 15м.ераклык арасын "Нива" машинасын тарту ярышы оештырылды. Халыкка кайнар чәй, коймак һәм үзбәк плавы пешеп торды.
"Нәүрүз-бәйрәме" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме! Илебездә тынычлык , күк йөзебез аяз булсын!
Чара бәйрәм атмосферасы һәм катнашучыларның күтәренке кәефе тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International