Нәүрүз - төрки халыкларының кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул 21-22 мартта уза. "Нәүрүз" сүзе фарсы теленнән алынган. Ул яңа көн дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. 19 март Караширмә авылы клубы каршында Нәүрүзбикәне каршы алу кичәсе булып узды. Кичә концерт номеры, уеннар белән үрелеп барды. Ахырдан плов, кайнар чәй, коймак булдырылды.