Нәүрүз мөбарәкбад!

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

20 март көнне, районыбыз авылларында, шул исәптән район үзәге Теләчедә дә Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Әлеге бәйрәмнең  төп хуҗасы – Нәүрүзбикә  килеп, теләчелеләрне  бәйрәм белән котлады.  Кыш бабай белән озак кына тарткалашканнан соң, аны китәргә мәҗбүр итте.  Казаннарда Нәүрүз  пылавы пеште, коймаклар чыжлады. Бәйрәм сәхнә осталарының  күңелле җыр-биюләре, гармун моңнары, балалар өчен оештырылган төрле спорт уеннары белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International