18 мартта Кырым Республикасында Кырымның Россия белән кушылуы көне билгеләп үтелә.

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Шул уңайдан МБГББУ – Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2-8 сыйныфларда әлеге вакыйгага багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгате тынычлык  турында «Родина» җыры белән тәмамланды.

Кырым Дәүләт Советы 2015 елның 27 февралендә "Кырым Республикасының бәйрәмнәре һәм истәлекле даталары турында" гы законга үзгәрешләр кертте, ул 18 мартта рәсми бәйрәм, ял көненә әверелә һәм ел саен Кырымның Россия белән кушылуы көне буларак билгеләп үтеләчәк, дип билгеләде.

Севастопольдә 18 март датасы Севастополь шәһәренең Россиягә кайту көне дип атала һәм шулай ук "Севастополь шәһәренең истәлекле көннәре һәм бәйрәмнәре турында"гы закон нигезендә эшләми торган көн булып санала.

Кырым һәм Севастополь 2014 елның 16 мартында үткәрелгән референдумнан соң янә Россия төбәкләре булдылар, анда күпчелек халык Россия составына керү яклы иде. Россия белән кушылуны 96,77% кырымлылар һәм 95,6% севастопольлеләр хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International