Цифрлаштыру – бүгенге заманның аерылгысыз өлеше булса да, икенче яктан безнең өчен чагыштырмача яңа күренеш. Шул уңайдан 17 март көнне компьютер белеме нигезләренә төшенергә теләүче өлкәннәр китапханәгә җыелды. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Компьютер серләрен өйрәнәбез” дигән исем астында аларга дәрес үткәрделәр. Катнашучылар файл ачарга, хәреф җыярга һәм файлны саклап куярга өйрәнде һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Өлкәннәребезне компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре ел дәвамында үткәреләчәк.