Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләре буенча «Үз тормышыңны сакла! (юлларда куркынычлык)» сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатенең төп максатлары:укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү; балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәсендә белемнәрен активлаштыру, игътибарны, зирәклекне үстерү; балаларда юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, урамда, юлда укучыларның үз-үзләрен тотышының төп кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен тәрбияләү. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча кызыклы фактлар, тарихи мәгълуматлар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.