2014 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Кырым һәм Севастопольне Россия Федерациясе составына кабул итү турында дәүләтара шартнамәгә кул куйды, аның нигезендә Россия составында ике яңа субъект – Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре барлыкка килә. Килешү юридик көчне кабул итү датасыннан (ратификация) 21 мартта үз көченә керде. Бу вакыйга яңа Россия тарихында мөһим әһәмияткә ия.
2022 елның 18 мартында Кырымның Россия белән кушылуына сигез ел тула. Әлеге уңайдан, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә «Без бергә!Кырым һәм Россия» дигән темага класстан тыш чара узды. Чараның максаты: Ватаныбызның үткәне белән кызыксыну, Россия тарихына хөрмәт һәм үз илең һәм аның халкы өчен горурлык, патриотизм хисе тәрбияләү. Укучылар Кырым Республикасының тарихы, халкы, истәлекле урыннары белән таныштылар. Кырымга багышланган шигырьләр укыдылар, дуслык, туган ил турында мәкальләрне искә төшерделәр. Сыйныфтан тыш чара Россия Федерация гимны белән тәмамланды.