18 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау максатыннан 1-11 нче сыйныфларда юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатенең максаты - юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту. Язгы чорда юлда үз-үзеңне тоту һәм велосипед белән идарә итү кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.