18 март көнне Сауш авылы китапханәсенең уку залында "Витаминнар иле" темасына сәламәтлек сәгате үткәрелде. Кичә төрле яшьтәге китап укучылар, авылыбыз фельдшеры Якупова Х.М. катнашында оештырылды. Катнашучыларга йокысызлыкның, стрессның,артык авырлык җыюның нәрсәгә китерүе хакында мәгълумат бирелде.
Сәламәт һәм актив тормыш алып барырга кирәклеге турындагы профилактик лекция хатын-кызлар тарафыннан зур кызыксыну уятты. Алар дөрес туклану, төрле авыруларны нинди витаминнар кулланып җиңеп булу турындагы сорауларга җаваплар ишеттеләр. Гомернең озын, актив һәм бәхетле булу серләре турында фикер алыштылар.
Очрашу әзерләнгән табын артында үлән чәйләре эчү белән дәвам итте.