Алар укуда гына түгел, спортта да калышмый. 17 март көнне тренер Хәкимов Рафил Рефатович җитәкчелегендә “Юность" мәктәп спорт клубы командасы Лениногорск районына мәктәп клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының финал уеннарында катнашу өчен барды. Аннан Теләче урта мәктәбе командасы зур җиңү белән кайтты. 14 команда арасыннан Теләче урта мәктәбе командасы лаеклы 2 урынны яулады. Спортның аерым төрләрендә урыннар түбәндәгечә бүленде: бадминтон буенча егетләр командасы-3 урын, кызлар командасы-4 урын, баскетбол буенча егетләр һәм кызлар командасы 3*3 – 5 урын, җиңел атлетика һәм эстафета-5 урын, кызлар командасы йөзү буенча – 3 урын, егетләр командасы - 2 урын. Шулай итеп, команда 2 нче урынны яулады. Команданы һәм тренер Рафил Рефатовичны бу зур җиңүе белән котлыйбыз!