«Нәүрүз котлы булсын!»

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Балаларыбызны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Нәүрүз котлы булсын!» дип аталган күңел ачу чарасы булып үтте. Чарага килгән Нәүрүзбикә нәниләргә бәйрәменең тарихы, уздыру тәртибе турында кызыклы итеп сөйләде. Балалар «Нәүрүз» сүзенең фарсы теленнән «Яңа көн» дигән мәгънә белдерүен, аны 7 көн бәйрәм итүләре, өйдән өйгә йөреп теләкләр теләп йөрүләр турында белделәр. Шулай ук язгы табигать турында шигырьләр сөйләделәр, татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Нәүрүзбикә бәйрәмне урамда дәвам итергә тәкъдим ясады. Әмма “хәйләкәр Убырлының” бәйрәмгә килүе балаларны таң калдырды. Ул бәйрәмне булдырмас өчен төрле каршылыклар уйлап тапты.  Ахырда балалар  Убырлыны үзләре белән бергә уйнарга, кунак булырга чакырдылар. Бәйрәм кызыклы халык уеннары белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International