Волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

17-19 март көннәрендә  Алабуга  шәһәрендә 2006-2007 елгы кызлар арасында  волейбол буенча Татарстан Республикасы  беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Закиев Әзһәм Хәмзә улы  җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке һәм Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.

  Республика беренчелегендә барлыгы 17 команда катнашты (Минзәлә, Арча, Теләче, Биектау, Мамадыш, Мөслим, Норлат, Алексеевск, Актаныш, Сарман, Апас, Менделеевск, Саба, Әтнә, Алабуга, Чистай, Зәй районнары)

Гомумкоманда урыннары буенча безнең район кызлары 3 урынга лаек булдылар.

1 урын-Мамадыш

2 урын- Минзәлә

3 урын-Теләче

4 урын-Биектау командалары

Кызларны уңышлары белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International