"Гаиләмнең кадерле ядкәрләре”

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә бик актуаль. Шуны истә тотып, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Гаиләмнең кадерле ядкәрләре” дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде. ​ Нәсимә әби бәйрәм кунакларын сандыктагы хәзинәләр белән таныштырды.​ Һәрбер укучы әби – бабайларыннан кадерле ядкәр булып сакланып калган истәлекләре белән уртаклашты. Теләче районы шәҗәрәсе, шулай ук Рәхмәтуллиннарның гаилә шәҗәрәсе белән танышу балаларда бик зур кызыксыну уятты. Бәйрәмебез гармун, курай моңнары, күңелле уеннар белән бергә үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International