Кырымның Россия белән кушылу көне.

2022 елның 22 марты, сишәмбе

    18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Кырым Республикасы территориясендә бу көн бәйрәм һәм ял көне булып санала. Кырым һәм Севастопольнең Россия белән яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты. Бу көнне балигъ булмаганнарның гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштыру максатыннан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л. балалар белән "Кырымның Россиягә кушылуы" видеоролик карадылар. Чара барышында балалар тагын бер кат безнең гаҗәеп илебезнең кабатланмаслыгына инандылар, халкыбызның батырлыгы, милләтебез бәйсезлеге турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International