19 март көнне МБГБУ - Сауш төп мәктәбе Сауш мәдәният йорты белән берлектә Нәүрүз бәйрәме уздырды.

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Кышны озату  – язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә безнең бәйрәмдә дә булды. Кыш бабай белән көч сынаштылар. Бәйрәм җыр- бию, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән кунаклар пылау белән сыйландылар, кайнар коймак белән чәй эчтеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International