Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар. Балаларыбызны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан, 21 март көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында “Нәүрүз”бәйрәме үтте.Балалар Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр.Бәйрәмгә Кыш бабай килде, ул балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнады. Бу балаларның Кышны озату, Язны каршы алу бәйрәме булды.