Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балаларына куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру мөһим бер юнәлеш булып тора. Хәзерге дөньяда электр приборларыннан башка кешеләрнең көндәлек тормышын күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә балаларга кече яшьтән үк бу приборлар белән куркынычсыз куллану кагыйдәләрен аңлатырга кирәк . Бу юнәлештә белемнәрен киңәйтү өчен зур төркемнәргә йөрүче балалар белән  “Сак булыгыз –электроприборлар” темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар көнкүреш техникасы төрләре турында кызыксынып тыңладылар , аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеген  белделәр. Электр приборларыннан файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар һәм , иң мөһиме , электрприборларны өлкәннәр рөхсәтеннән башка кушарга ярамаганлыгына төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International