21нче март-яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.Бу-табигатьтә чынлап яз башланган көн. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Лесной балалар бакчасында да бу бәйрәм уздырылды.Башта тәрбияче шушы бәйрәмнең тарихы,халык тормышындагы әһәмияте турында әңгәмә үткәрде.Аннары төрле кызыклы,күңелле уеннар уйнадылар.Ахырда коймак,тәмле чәй белән сыйландылар.