19-20 мартта Баландыш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Заббарова Фәридә Теләче районы командасы составында 2010 елгы малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча, РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XX ачык Бөтенроссия шәхси-команда ярышларында катнашып кайтты.