Халкыбызның рухи мирасын саклау, милләтебезнең асыл бизәкләренә мәхәббәт тәрбияләү, балаларны чигү тарихы белән таныштыру максатыннан Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Сөлге чигәм асыл җепләр белән” дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде. Нәсимә Рәхмәтуллина балаларга сөлге чигү буенча мастер-класс күрсәтте. Сөлге чигү серләренә өйрәтте, сөлгенең татар халкы тормышында нинди урын тотканын сөйләде. Балалар бөтен күңелләрен, игътибарларын туплап, зур кызыксыну белән чигү серләренә төшенделәр. Үз хезмәтләренә бик куанып, сөенеп, алга таба да очрашуга чакырып калдылар.