Район хуҗалыкларында 2022 елның язгы-кыр эшләренә әзерлекне тикшерү максатыннан конкурс булып үтте.

2022 елның 22 марты, сишәмбе

     21 март көнне Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, 2022   елның язгы-кыр эшләренә әзерлекне тикшерү максатыннан конкурс булып үтте.

     Язгы-кыр эшләренә әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлегеннән – И.Ф.Шарафиев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлегеннән – А.Ф.Мамедов, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе - Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм  техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе  җитәкчесе - Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыкның баш инженерлары катнашты.

     Комиссия машина-трактор паркларының әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын, авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатлау сыйфатын тикшерде.

    Конкурсның нәтиҗәләре буенча, түбәндәге хуҗалыкларга урыннар бирелде:

     1 урын – ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгына 50 балл;

     2 урын – ҖЧҖ «Теләче Август» хәм ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгына 49 балл;

     3 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгына 48 балл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International