“Секундның кадерен бел”

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Китап ярату, китап уку, гыйлем җыю — татар халкының иң гүзәл сыйфатларыннан берсе. Укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, кеше тормышында китапның зур әһәмияткә ия булуын ачыклау уңаеннан 22 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Секундның кадерен бел” исеме астында кычкырып укулар сәгате үткәрелде. Укучылар әсәрләрдән өзекләрне бик яратып укыдылар һәм хисләре белән уртаклаштылар. Кычкырып китап уку, укучыларда китап укуга кызыксыну уята, китап укуның нинди әһәмиятле булуын төшендерә. Шулай ук чарада “Тылсымлы китап дөньясы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International