14 нче марттан 19 мартка кадәр мәктәптә "Башлангыч сыйныфлар атналыгы" үтә. 17 март көнне шушы атналык кысаларында башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Алар өчен "Экология в произведениях русских поэтов и писателей" дигән темага сыйныфтан тыш чара үткәрде. Китапханә мөдире укучылар белән "Экология һәм мин" дигән темага рәсем конкурсы да үткәрде. Шулай ук китапның һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләде. Китапларны саклап тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.