24 нче март көнне 10.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унсигезенче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.
Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилнең Теләче муниципаль районындагы иҗтимагый ярдәмчесе А.Ф. Хафизовлар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.