Аны бик борынгы заманнардан ук билгеләп үтәләр, кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме булып тора. Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Нәүрүз бәйрәме килә - яз елмая» исемле бәйрәм чарасы оештырды. Халык сәнгате һәм Россия халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан катнашучылар милли йолаларны яңарттылар, ата-бабаларыбыз бәйрәмнәре, аның тарихы һәм халык тормышында әһәмияте белән таныштылар. Төрле кызыклы уеннардан торган бәйрәм чарасы кайнар коймак, тәмле чәй һәм ботка белән сыйлану белән тәмамланды.