Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Ә сулыклар - барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Укучыларда су турындагы белемнәрне арттыру, суның әһәмиятен һәм кулланылышын күрсәтү, суга сакчыл караш тәрбияләү уңаеннан 19 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Сихри су көне” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Укучылар бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналганын һәм көчле энергиягә ия булуын белделәр. Су начарны да, яхшыны да үзенә сеңдерә. Шул исәптән катнашучыларга суга үзләренең яхшы теләкләрен белдерергә һәм аны эчәргә тәкъдим ителде.